+22 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль , 12:19

Талантлы балаларга ярдәм күрсәтелә

“Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе һәм Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева “Аврора” үзәгенә киләчәк.

Талантлы балаларга ярдәм күрсәтелә
22-23 июльдә Уфада эш сәфәре белән “Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе һәм Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева булачак. Ул мәктәпләргә һәм лицейларга, гомуми белем бирү һәм фәнни үзәкләргә, шул исәптән “Аврора” үзәгенә барачак.

Башкортстан балалары һәм яшьләренең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, ярдәм итү һәм үстерү буенча “Аврора” белем бирү үзәге директоры Айдар Сәйгафаров “Башинформ” агентлыгына Елена Шмелеваның педагоглар һәм ата-аналардан торган экспертлар төркеме белән очрашачагын сөйләде. Ул аларның мәгариф мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрен һәм мөрәҗәгатьләрен тыңлаячак. Шулай ук Айдар Сәйгафаров үзәктә сәләтле балалар белән эшнең ничек алып барылуы турында сөйләде.

“Без бөтен республика буенча балалар белән эшлибез. Узган һәм агымдагы еллар эчендә бу эшкә 30 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Анда һәр бала катнаша ала, безнең берничә юнәлешебез бар — фән, спорт, сәнгать һәм музыка. Дүрт юнәлешнең берсе буенча бала нинди дә булса сәләткә ия булса, хәтта һәвәскәрләр дәрәҗәсендә дә, без аңа һөнәри дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәбез. Моңа тәҗрибәле укытучылар белән эшчәнлек алып бару да ярдәм итә. Үзәк проектлары барысы өчен дә бушлай”, - дип сөйли “Аврора” үзәге директоры.

“Аврора” үзәге барлыкка килү белән республикада өч ел эчендә Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны шактый арткан. Башкортстаннан 47 укучы быел мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасы җиңүчеләре булды. Мондый уңышларга сәләтле балаларга һөнәри ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ирешелгән.

2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча оештырылган “Аврора” талантларны үстерү үзәге Президент Владимир Путин башлангычы белән оештырылган “Сириус” Бөтенрусия белем бирү үзәге моделе буенча эшли.

 
Фото: bashinform.ru
Автор:Әсәдуллина Эльвира