+24 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль , 11:30

Суга батып үлүчеләр саны арта: кем гаепле?

Башкортстан Хөкүмәтендә су объектларындагы хәвефсезлек мәсьәләләре һәм янгыннар турында сөйләштеләр.

Суга батып үлүчеләр саны арта: кем гаепле?

 

Республика Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәргән киңәшмәдә өч мәсьәлә көн тәртибенә куелды. Беренчесе – 2021 елның су коену мизгелендә хәвефсезлек белән тәэмин итү. Икенчесе һәм өченчесе янгыннар, шул исәптән урман янгыннары һәм анда кешеләрнең һәлак булуына багышланды.

Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, күрелгән чараларга карамастан, суда хәлләр көчергәнешле кала. Аеруча, балалар суга батып үлә. Быел ел башыннан 11 баланың гомерен су йоткан. Су коену мизгелендә 8 бала батып үлгән. Бөтен очракта да сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда су кергәндә балаларны караучысыз калдыру.

  • Саннар былтыргы белән чагыштырганда түбәнрәк, әмма эссе көннәр үтмәде әле, су коену мизгеле ябылмады, – диде вице-премьер. – Балигъ булмаганнарның суга батып үлү очраклары күбәюе муниципаль берәмлек хакимиятләренең су коену урыннарын карап бетермәү нәтиҗәсе.

15 июльгә республикада 6913 янгын очрагы теркәлгән, 142 кеше һәлак булган, 137 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Анализ күрсәтүенчә, янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Шулай ук җылыткычларны кулланганда кагыйдәләрне бозу, балаларның ут белән уйнавы да фаҗигагә китерә. Һәлак булучыларның күбесе исерек булганлыктан үзенә ярдәм күрсәтә алмый (61 кеше), йоклау нәтиҗәсендә (39 кеше), олы булуы сәбәпле (11 кеше) һәлак булган. Һәлак булучыларның күбесе авыл җирлегендә яши – 92 кеше, шәһәрдә 50 кешенең гомерен ут өзгән.

Урман янгыннары буенча иң күп янгыннар республиканың Урал арты районнарында теркәлә. Һава торышы-климат шартлары катлаулы булса да, урман янгыннары торак пунктларга күчмәгән. 28 апрельдан республика территориясендәге урман фондында янгынга каршы режим игълан ителде.

Ирек Сәгыйтов муниципалитет башлыкларына җиһазландырылмаган су коену урыннарын барларга һәм анда хәвефсез ял оештырырга, халыкка янгын турында күбрәк мәгълүмат таратырга боерды.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира