+24 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль , 11:18

Өшемәбезме?

Әллә эсселек кимиме?

Өшемәбезме?

Әллә эсселек кимиме?

 

Русиянең урта төбәкләрендә алдагы көннәрдә температураның төшүе көтелә.

Бүгеннән, ягъни, 22 июльдән, Үзәк Федераль округта һава температурасы климат нормаларыннан түбәнрәк, +17, +20 ˚C булачак. Бу хакта  РИА Новости белдерә.

 — Һава торышының режимы һәм циркуляция үзгәрә. Температура дүшәмбедә +30 ˚C тан артмый, ул +27… +29 ˚C тирәсендә торачак. Дүшәмбедә һәм сишәмбедә яңгырлар көтелә,–  диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.  

Ул сишәмбегә +26 ˚C температура юрый.

 — Инде чәршәмбе температура фоны нормага керә, якынча +23... +25 ˚C, ә пәнҗешәмбедән +17 до +20 ˚C кала. +22… +24 ˚C — июльнең өченче декадасы өчен әйбәт, – ди белгеч.

Ә без, 3 ай дәвамында кояш астында куырылганнан соң, ул нормаль җылылыкта өши башламабызмы икән?

Фото:rb7.ru

Автор:Тухватуллина Алсу