+24 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль , 11:42

Үлгәннәрнең каберен бел

Бөек Ватан сугышы ветеранының 1700 каберен төзекләндерү планлаштырыла.

Үлгәннәрнең каберен бел

“Беркем дә онытылмый” проекты кысаларында быел Бөек Ватан сугышы ветеранының 1700 каберен төзекләндерү планлаштырыла.

Күмертауда Бөек Ватан сугышы ветераны Идрисов Гыйлемхан Идрис улы һәм Безруков Анатолий Корниловичның каберен төзекләндергәннәр. Һәлак булучыларның туганнары калмаган. Битараф булмаган кешеләр көче белән аларның каберләрен яңартканнар, һәйкәлләрен һәм рәшәткәләрен буяганнар, чәчәкләр утыртканнар.

Чарада Җиңү волонтерлары, урындагы “Боевое братство” бүлеге әгъзалары, яшь гвардиячеләр, Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, Бөек Ватан сугышында катнашучы Архип Ермаков катнашкан.

Зариф Байгускаров әйтүенчә, кызганычка каршы, хәрби комиссариатларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберлекләре хәле исәбе юк.

Быел “Беркем дә онытылмый” проекты кысаларында 872 каберлек төзекләндерелгән, тагын 1500-1700ләбе планлаштырыла.

Автор:Әсәдуллина Эльвира