Туристларны арытаба да җәлеп итү өчен...
11нче гыйнвар – Русиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне. Бүгенге көнгә Башкортстанда сак һәм игътибар астына алынган 214 табигать мәйданы (тыюлыклар, бер милли парк, табигать парклары, заказниклар һәм табигать һәйкәлләре), аларның бишесе федераль билгеләнештәге аерым сак астына алынган табигать зонасы статусында, бар.
«Башкортстан үзенчәлекле табигате белән горурлана. Аерым сак астындагы зоналарны булдыру табигатьне саклау эшчәнлегендә традицион һәм нәтиҗәле алым булып тора. Бу тармакта безнең бурыч – арытаба үсешне дәвам итәргә”,– диде БР Табигатьне куллану һәм экология министры Урал Искәндәров.
Министр белдерүенчә, аерым сак астындагы табигать зоналарын булдыру дәвам итә.
Соңгы вакытта гына республика югарылыгындагы шундый 17 ООПТ, шул исәптән «Зилем» паркы һәм 16 табигать һәйкәле булдырылган. «Ачылыкүл», «Ирәмәл», «Кандракүл», «Морадым тарлавыгы» милли паркларында экологик туризм үстерелә.
2020 елда гына табигать паркларына 96 555 кеше килгән.
«Ачылыкүл»гә — 4 700, «Кандракүл»гә — 42 247, «Ирәмәл»гә — 24 790, «Морадым тарлавыгы»на 24 818 сәяхәтче килгән.
2024 елга кадәр Республикада тагын өчтән дә ким булмаган сак астына алынган табигать мәйданын булдыру бурычы тора. Бу юнәлештә Иглин һәм Салават районнарында фәнни-тикшеренү эшләре бара.