Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 03:26

Изоляциягә кайтырга туры килмәсме?

Владимир Путин бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтте.

“Коронавирус сәбәпле чикләү чараларына кире әйләнеп кайтасы килмәс иде”, – диде Владимир Путин коронавирус йоктыру очракларының артуына ишарәләп.
“Кайсыбер илләрдәге хәлләрне күрәсездер, анда янә катгый чикләүләр кертелә, бездә исә хәлләр яхшырак, чөнки без үзвакытында тиешле чаралар күрәбез”, – диде Президент.
Шулай да ил лидеры сүзләре буенча, ситуация контрольдән чыгарга мөмкин. Дәүләт башлыгы COVID–19га тестлар үткәрү темпларын тизләштерергә чакырды, һәм инде әлбәттә җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәргә кушты. Коронавирус инфекциясе белән көрәш әле тәмамланмады, дип белдерде ул.
Чыннан да, көрәш дәвам итә. Республикада да коронавирус йоктыручылар саны арта башлады.
Мисал өчен, Башкортстанда 323 укучы, коронавирус йоктыру сәбәпле, дистанцион укуга киткән.
Мондый очраклар Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында теркәлде, ди республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Күптән түгел республиканың 7 район һәм шәһәренә керү тыелды.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Югары әзерлек” режимы турындагы указга янә үзгәрешләр кертте. Документта әйтелүенчә, республиканың Күмертау, Салават шәһәрләренә, Илеш, Ишембай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына керү һәм хәрәкәт итү тыела яки чикләнә. Бу әлеге территорияләрдә яшәмәүче чит ил гражданнарына һәм Русиянең башка төбәк кешеләренә кагыла. Әлеге җиде район-шәһәрдә яшәүчеләргә, анда эшләүчеләргә, шулай ук махсус техникага (ашыгыч ярдәм машиналары, полиция, янгын сүндерү хезмәтләре һәм башкалар) юл ачык кала. Бу район һәм шәһәрләр территорияләре аша шәхси машинада йөрергә була, әмма туктарга ярамый.
Читайте нас: