Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2020, 11:26

Ксения Собчак Куштауга килгән

Блогер анда нишләп йөргән?

Телетапшырулар алып баручы һәм блогер Ксения Собчак шимбә көнне Башкортстанга килгән. Ул үзенең “Сак булыгыз, Собчак” командасы белән Куштау турында документаль фильм төшерә. Ул галим Марс Сәфәровтан интервью алган, дип хәбәр итә “Башинформ” сайты.
Собчак Куштауны яклаучылар лагерендә булган, тауны яклап чыгыш ясаган Максим Галкинга да шалтыраткан, аңа рәхмәт әйткәннәр. Тауны шулай ук Юрий Шевчук, Ләйсән Үтәшева һәм шундый күп кенә медиа шәхесләр яклап чыкты.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Куштауга Торатау һәм Йөрәкту белән беррәттән махсус сакланучы табигать территориясе статусы бирү турында документлар әзерләнүе турында хәбәр итте.
Чыганак: Башинформ.
Фото: паблик "Интересная Уфа".
Читайте нас: