Июньнең һәр икенче якшәмбесендә Русиядә текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1980 елның октябрендә ук гамәлгә куела. Радий Хәбиров текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре әгъзаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Җиңел сәнәгать — республика икътисадының мөһим тармагы. Сез халкыбызны сыйфатлы тукымалар, кием-салым, көнкүреш әйберләре һәм эстетик продукция белән тәэмин итәсез. Әлеге катлаулы вакытта сез республиканы инфекциядән саклану чаралары белән тәэмин иттегез. Кыска гына вакыт эчендә предприятиеләрдә 4,5 миллионнан артык битлек һәм ике йөз илле меңнән артык комбинезоннар тегелде.
Намуслы хезмәт һәм заманча технологияләр кертү нәтиҗәсендә сез үз продукциягезнең сыйфатын һәм көндәшлек сәләтен арттырасыз. Ел башында беренче республика җиңел сәнәгать форумында без тармак үсешенең биш елга планнарын билгеләдек, зур дәүләт ярдәме каралды. Сез, һичшиксез, куелган максатларга ирешәчәксез.
Югары профессиональлек һәм иҗади инициатива сезгә мөһим бурычларны хәл итүдә ярдәм итәр дип ышанам. Җиңел сәнәгать хезмәткәрләренә һәм ветераннарына җаваплы хезмәт һәм сайланган эшкә бирелгәнлек өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, уңышлар телим!"