Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 Май 2020, 11:05

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Ә сез бәйрәмне ничек үткәрәсез?

Быелгы яз, кешеләрне көттереп зарыктырмыйм әле дигәндәй, иртә килде.
Әмма аны кочак җәеп каршы алучылар гына аз булды. Авылда бераз җанлылык сизелсә дә, коронавируска бәйле катгый режим кертелү сәбәпле, шәһәрләр бушап калган иде. Түбәләрдән тамчылар тамуына шатланып, гөрләвекләр ерып йөгерүче балалар да күренмәде. Яз, әллә шуңа ачуланыпмы, әллә инде кешеләрне уятырга теләпме, әле кар, әле яңгыр яудырды, алай да булмагач, давыл куптарды.
Табигатьнең болай көйсезләнүе аңлашыла да: калган елларда, апрель уртасыннан диярлек шимбә өмәләре башланып, яше-карты гөр килеп, үзенең әйләнә-тирәсен чистарта, тәртипкә китерә иде. Быел коронавирус гадәти тормыш җаен үзгәртергә мәҗбүр итте. Башкалада, мәсәлән, эпидемиологик хәвеф аркасында, язгы шимбә өмәләренә шәһәр халкын җәлеп итмәскә тырашалар. Уфа хакимиятеннән әйтүләренчә, коммуналь хезмәтләр һәм техника гына чыгарыла. Коммуналь хезмәткәрләр әле гадәти режимда эшли, 65 яшьтән өлкәннәр генә изоляциягә киткән.
Бүген Уфаның коммуналь хезмәтендә су сиптерүче 80 һәм себерүче, ягъни “юл тузан суырткычлары” дип аталган 60 машина бар. Ә яңарак сатып алынган кече габаритлы җыештыручы техника тар тротуар, парковка һәм шәһәр ихаталарыңда эшләү өчен бик җайлы. Үзизоляция чорында һәм эшче кулларга кытлык булганда мондый техника коткара, диләр.
Ә авылда тормыш туктап тора алмый: сыерны вакытында саварга, көтүне вакытында куарга кирәк. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бүген иң мөһиме – чәчүне вакытында башкарып чыгу. Әлбәттә, алар басу эшләрен катгый режим кагыйдәләрен саклап башкара. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә: “Дөньяда ни барса да, кыр эшләре башкарылырга тиеш”. Әлеге чорны файдаланмасак, без азык-төлексез калачакбыз, дип белдерде ул. “Сугыш сугыш белән, ә төшке аш – үз вакытында: кешеләргә ризык һәрвакыт кирәк”, – диде министр.
Әйе, язның бер көне ел туйдыра. Шуңа май бәйрәмен хезмәттә үткәрү иң яхшысы булыр, мөгаен. Гаилә белән саф һавада җимертеп эшләү бәйрәмнең асылына да туры киләчәк. Ни дисәң дә, хезмәт бәйрәме бит ул.
Читайте нас: