Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 Май 2020, 10:10

Кем ул уңган?

Майда туган!!!

Майда туган!!!
“Өмет” гәзите редакциясенең иң оста каләмле, тырыш, булдыклы кызларының берсе - Эльмира Ибраһимованың бүген туган көне!
Хөрмәтле каләмдәшебезне шушы матур гомер бәйрәме уңаеннан котлыйбыз!
Эльмираның “Өмет” гәзитендә эшли башлавына да тиздән егерме ел буладыр инде. Шулай булгач, без аны “биш былтыр” гына белмибез.
Үзен бик тә тырыш, җаваплы, үткен каләмле, белемле, сабыр һәм үтемле сүзле журналист итеп танытты Эльмирабыз. Иҗади планнарының, уйларының муллыгы барыбызга да мәгълүм, шуңа күрә армый-талмый эшләргә, эшенең бәрәкәтен татырга язсын әле үзенә.
Эльмира, туган көнең котлы булсын!
Синдәй, егетләргә торырлык кызлар – дөнья тоткасы! Киләчәктә дә гаиләңнең, якыннарыңның җылысы, ярдәме, игътибары белән бүгенгедәй сылу хатын-кыз, игелелекле бала булып кал.
Сабыр киңәшләр белән, дөрес тәрбиядә үстерелүче ике бөркетегез –Марсель белән Динислам картлыкта ныклы таяныч булсыннар!
Эштән бәхетең зур, беләбез, Эльмира. Сиңа тагын да илһамлы, саекмас иҗат чишмәләре, тормышта җиңел адымнар, куаныч, шатлыкка чорнар хатын-кыз, ана, бала бәхетен дә мулдан телибез! Син теләгән һәр изге теләк тормышка ашсын!
Табигатьнең иң саф, чиста чагы,
Яшел уҗым болын, кырларда
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Эшләүләре рәхәт син барда.
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә:
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрең,
Бүген һәм гел ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрең.
Ихтирам белән, “Өмет”челәр.
Читайте нас: