Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель 2020, 13:00

Елгада бәлагә тарысаң, кем коткарыр?

Әллә туристларга үз көчләренә генә ышаныргамы?

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме дип йөртелсә дә, кайсыберләр, бигрәк тә яшьләр аны, тәү чиратта, ял итү, күңел ачу мөмкинлеге дип саный.
Табигать кочагында шашлык кыздырмагач, ял буламы ни ул дия торганнар иде элекке елларда. Быел исә җыелышып табигатькә чыгарга киңәш ителми. Аннары, сәяхәт итүләр дә тыела.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсеннән кисәтүләренчә, туристик сәяхәтләр һәм су буйлап агып төшүләрдән тыелып торырга кирәк. Чөнки, ведомствода әйтүләренчә, быел республиканың тау елгаларында вакытлыча коткару постлары булмаячак. Калган елларны исә алар бәлага таручыларга тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтергә әзер иде. Элек, шулай ук, елгаларның куркыныч урыннарына тәүлек әйләнәсе мониторинг ясала иде. Хәзер ул да юк. “Шуңа сәяхәткә чыгарга базнат иткән туристларга үз көчләренә генә ышанырга кала. Күп очракта маршрутны үзгәртеп, берәр авылга яки элемтә булган урынга тиз арада барып җитү мөмкин түгел”, – дип кисәтә коткаручылар.
Моннан тыш, бүген елгалардан агып төшү өчен кешеләр җыючы түләүле төркемнәре барлыкка килгән. Алар “безнең коткаручылардан махсус рөхсәтебез бар” дип ышандырырга тырыша. Әмма министрлык бу мәгълүмат дөрес түгел дип кисәтә.
Шуңа быел май бәйрәмен хезмәттә үткәрү иң яхшысы булыр, мөгаен. Гаилә белән саф һавада җимертеп эшләү бәйрәмнең асылына да туры киләчәк. Ни дисәң дә, хезмәт бәйрәме бит ул.
Читайте нас: