Әлегә алар саны 950 меңгә кеше исәпләнә. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков “Россия-24” телеканалы эфирында хәбәр итте.
“Соңгы айларда үсеш динамикасын күрәбез, без аңа өмет иткән идек инде”, – ди Котяков.
“Бүгенге хәлнең хезмәт базарындагы тулы картинаны күрсәтмәвен аңларга кирәк, чөнки без әле эш көннәре булмаган режимда яшибез. Әлбәттә, күп нәрсә бу режимнан кайчан һәм ничек чыгуыбызга бәйле булачак”, – дип өстәде министр.
16 апрель мәгълүматларына илдә 735 мең эшсез теркәлгән. 9 апрельдә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсез булып теркәлер һәм дистанцион исәпкә басар өчен “Работа в России” порталында махсус сервис булдырды. 6 көннән порталга 180 мең электрон гариза килде.
23 апрельгә порталда Башкортстанның 19 мең эшсез кешесе теркәлде.
Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында март башында мәшгульлек үзәкләренә исәпкә баскан эшсезләр 12 130 сум пособие һәм һәр балигъ булмаган балага 3 мең сум алачак дигәннәр иде.