Мәскәү властьлары 10 мең койка-урынга исәпләнгән вакытлыча госпитальләр кору буенча әзерлек эшләре алып бара. Бу хакта “Коммерсантъ” гәзитенә Сергей Собянин сөйләгән.
Мэр сүзләре буенча, чынында ул госпитальләрне куллану-кулланмау мәсьәләсе коронавирус эпидемиясе таралуга бәйле булачак.
Башкала мэриясендәге чыганак сүзләренчә, кыр госпитальләре санлы “Крылатское” боз сараенда, ВДНХ-ның 75 санлы павильонында һәм “Мәскәү” автоүзәгендә барлыкка килергә мөмкин. Собянин бу объектларга кирәкле нәрсәләр тиздән билгеле булачак, дип белдерде.
Шундый ук чаралар Подмосковьеда да күрелә. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев госпитальләрнең “Крокус Экспо” күргәзмәләр үзәгендә һәм “Патриот” паркында урнашачагын әйтте.
Моңа кадәр Владимир Путин коронавирус пандемиясе илдә нинди төс аласы билгесез түгел диде. Инфекция белән көрәштә кабул ителгән чаралар һәм карарларның “иртәгә инде” аз булуы мөмкин, әмма илдә чир таралуны бераз туктатуга ирешелде, дип белдерде ил башлыгы.
Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 5841 очрагын ачыклаганнар. Күпчелек чир йоктыручылар Мәскәүдә (2220), Мәскәү өлкәсендә (686) һәм Санкт-Петербургта (290) теркәлгән.
Соңгы тәүлектә 108 кеше үлгән, 1830ы - терелгән.
Русиядә бүгенге көндә гомум вирус йоктыручылар саны 99 399 кеше дип исәпләнә.