Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2020, 12:33

Карантиннан этаплап чыгачакбыз

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга 5 майга кадәр 12 майдан карантиннан этаплап чыгу планын эшләргә кушты.

РФ Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән үткәргән киңәшмәсендә ял көннәрен озайтачагы һәм үзизоляция режимының 11 майга кадәр булачагы турында белдерде. (6, 7 , 8 майлар май бәйрәмнәре кушылып ял булачак). Ул Хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга 5 майга кадәр 12 майдан карантиннан этаплап чыгу планын эшләргә кушты.
“Русиялеләргә һәм икътисадка ярдәм итә торган яңа план, шулай ук кешеләрнең керемнәрен тергезү һәм икътисадны үстерү буенча масштаблы план төзергә кирәк”, - диде ул.
Илбашлыгы фикеренчә, илдә эпидимияне таралуны туктата алдык, әмма хәл әле һаман катлаулы кала. Чирнең пигын әле үтмәдек.
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны да соңгы тәүлектә 61 кешегә артты һәм 631гә җитте.
Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова ни өчен республикада коронавирус йоктыручылар саны артуын сөйләде. “Бу лаборатор тикшерүләр артуы белән бәйле, - диде ул. – Шуңа ачыкланган чирлеләр саны күп. Республикада яңа лабораторияләр сафка кертелә, 1 майда аларның саны 15кә җитәчәк. Әлеге вакытта стационарларда 349 кеше дәвалана. Шуларның 31е – авыр хәлдә, ясалма сулыш алу аппаратында – 12 кеше. Эпидемия башланганнан соң 14 кеше вафат булды”.
Фото: Кремлин.ру
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: