Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2020, 15:58

Эшсезлек хәвефе?

Икътисадчылар бик күңелсез фаразлар белдерә!

Икътисадчылар бик күңелсез фаразлар белдерә!
Икътисадчылар бик күңелсез фаразлар белдерә : коронавирус эпидемиясе нәтиҗәсендә 25 млн русиялегә эшсез калу куркынычы яный.
Үзизоляция режимы тагын да сузылса, эшкә керешмәсәләр, нәкъ шулкадәр кеше май аенда нишләргә, нәрсә исәбенә яшәргә белми. Икътисадның киләчәге бер генә дә өметле түгел, әлегә ыжгырып эшсезлек килә. Коронавирус аркасында илдә эшсезләр саны артты. Русия Хөкүмәте Исәп палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин: “ Русиядә эшсезләр саны тиз арта. Үзизоляция режимында эшләгән күп оешма җитәкчеләре хезмәткәрләре белән хушлашырга мәҗбүр. Бүген халыкның дүрттән өч өлеше түләүсез ялга озатылган. Озак көттермәс, эштән бушатулар башланачак. Эшсезләр саны бер чорда 2,5 млн нан 8 млн га хәтле үсәргә мөмкин, бәлки, ел ахырына кадәр”, – дип кисәтте. Шул сәбәпле, фәкыйрьләр саны сизелеп артачак: фаразлар буенча, бөтен дөнья буенча бу сан 8,8 млн.нан 35 млн.га җитәчәк.
Бик сәер әле бу хәл - гасырдан артык Яз һәм Хезмәт бәйрәме булып килгән 1 Майны быел күпләр эшсезлектә каршылый. Һәм тагын күпме шулай утыру мөмкиндер? Булган маялар күпмегә җитәр дә, һәр русияле, диярлек, баткан кредитлар, ипотека, бурычлар халыкны ни көнгә төшәргә мәҗбүр итәр, хәлдән ничек чыгарга булыр?
Икътисадның киләчәге әлегә бер генә дә өметле түгел – ыжгырып эшсезлек килә! Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә кешеләр күпләп эш урыннарын югалта тора. Иң борчыганы – аларның күбесе яшьләр.
Эшсезлек иң беренче кемгә яный?
Ул иң якланмаган тармак хезмәткәрләренә кагыла, ягъни:
  • түбән эш хакына эшләүчеләр;
  • яшьләр;
  • өлкән яшьтәге хезмәткәрләр;
  • мигрантлар.
  • Коронавирус узгач, барысы да икенче төрле булачак, диделәр. Әмма айсбергның очында ук бу хәлнең бик үк әйбәт тәмамланмаячагы күренде. Күп оешмалар – рестораннар, кафелар, ягъни җәмәгать туклану өлкәсе, сәүдә тармагы, сәнәгать оешмалары, мәдәни тармак – музейлар, театрлар, һ.б., һ.б. кеше белән эшләүче, хезмәтләндерү, сервис, социаль мохит, коммерция тармагы объектлары эшчәнлегенә йозак салынды. Тимер юл вокзаллары бушап калды, самолётлар күккә күтәрелми, халыкны ташый торган су транспорты буш, ярда чайкалып утыра. Халык үзизоляциядә. Күпме сугышлар күргән безнең ил халкы да ни эшләргә белми, аптырап калды – илдә эшсезләр саны арта.
    Эшсез калу – бернисез калу, эш югалту – яшәүгә өмет, ышанычларны, кыл өстендә торган мөмкинлекләрне югалту дигән сүз. Эшсезлек – куркыныч проблема. Эшсезлек килсә, бер кешегә генә кагылмый: якыннары, гаиләсе өчен матди авырлык салучы, җан тынычлыгын бозучы, ә бәлки, бер килеп, җитди аңлашылмаучанлыклар тудыручы, кемнедер җинаять юлына этәрүче, бөтен җәмгыять өчен кискен кире күренеш.
    “Эшсезлек - социаль-икътисадый күренеш. Ул булганда халыкның икътисадый яктан актив булган катлавы үзенең белем дәрәҗәсенә һәм хезмәт күнегүенә яраклы рәвештә үзенә эш таба алмый. РФта эшсезләр категориясенә РФ территориясендә алты ай һәм аннан артыграк яшәгән, эше һәм хезмәт хакы (хезмәт кереме) булмаган, хезмәт белән тәэмин итү учреждениесендә (хезмәт биржасында) төркәлгән, эш башкаруга әзер булган, эшсезлек буенча пособие рәвешендә гарантияләнгән дәүләт ярдәменә хокукы булган гражданнар карый”. Менә эшсезлек төшенчәсе шулай яңгырый. Соңгы елларда бездә бу проблеманы хәл итәргә тырыштылар кебек.
    “Башстат”тан алынган соңгы мәгълүматлар буенча, 2019 елда республикада рәсми эшсезлек 6,8 процентка кимегән иде. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк, эшсезләрнең берникадәр өлеше генә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә. Шуңа да бу саннарның шартлы икәнлеге аңлашыла.
    Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәттә 2019 елның декабрендә төбәктә эшсезләр санының рәсми эшсезләр саныннан 5 тапкыр артык булуы әйтелде, ягъни, 85 мең кеше тәшкил итә.
    Бүген шәһәрдә төпле һәм ышанычлы эш урыны булмаган кеше нигә өметләнә ала. Минималь пособиегәме? Русия Федерациясе Хөкүмәтенең “Эшсез сыйфатында үзенә туры килә торган эш эзләү, шулай ук билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру максатында гражданнарны теркәүнең вакытлы кагыйдәләрен раслау турында” карары (№460, 8.04.2020) үз көченә керде. Ләкин анысы да һәркемгә тәтеми.
    Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисади активлык кимү белән бәйле рәвештә эшсез калган шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү максатыннан авылларга эшкә чакыралар. Ә бәлки барып караргадыр? Әйе, авылда эш һәрвакыт бар. Республика халкының өчтән бер өлеше авылларда яши. Ил буенча бу күрсәткеч 26 процент булса, бездә ул — 38 процент. Авыл, урман хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр дә аз түгел бездә, әмма аларның саны 15 процент кына тәшкил итә.
    — Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгында яшь белгечләр җитешми. Былтыр БДАУның ветеринария факультетын тәмамлаган 65 белгечнең нибары өчесе үз һөнәре буенча эшли башлады, — диде Башкортстан ит компаниясе “Таврос” компанияләр төркеменең генеральный директорының беренче урынбасары Ринат Зәйнуллин.
    Ә бит калган 63 студентны укыту өчен дә күпме дәүләт акчасы тотынылган. Бәлки бүгенге хәлләр шул юнәлештә белеме булган кешеләргә тормышка карашын үзгәртергә, “чыгып качкан” авылына кайтып, әти нигезен ныгытырга, әтиләр башлаган эшне дәвам итәргә теләк уятыр? Әйе, авылда гел эшләргә кирәк. Тик бүген, эшсез һәм ашсыз калган сәламәт кешегә моннан куркырга кирәкме икән?
    Әйе, җир кешесе, аграрийлар өчен эш күп. Дөньяви хәлләргә бәйле аларга эш өстәлде генә – алда ни буласы билгеле булмаганлыктан, илне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү бурычы артты. җир кешесенең хезмәт йөкләмәсе үсте. Авыл, битлек киеп булса да, җир эшендә. Игенче – чәчүдә, терлекчеләр- мал арасында. Алар бүген дә кояштан иртәрәк тора, аннан соңрак ята. Эше күп булса да, җаны тыныч түгел. Бүген һәркем кем өчендер – эшсез калган баласы, якыны турында борчыла. Шулай итеп, эпидемия бөтен җир шарын үзгәрергә мәҗбүр итте. Илебез халкының 28 миллионын корбан иткән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуны тантаналар белән билгеләргә җыенган мәлдә безнең бәкәлгә күзгә күренмәгән вирусы китереп сукты. Бу афәтнең дә һәр йортка ишек кагуы бар, диләр...
    Кара, дигәне ак булган...
    Ипотекага -торак, кредитка алынган машиналар, фатир арендалап яшәүче, башка барыр җире булмаган, бүтән тормыш кирәге өчен түләүләр китереп терәгән эшсез калганнарның хәле яхшылардан түгел. Бүген “кирәкми”, дип сатып җибәреп, керем алып булмый. Кысынкырак шартларга әзер булып торак алган һәм эшсез калганнар арасында акырып еларга җитешкәннәр бар. Моңарчы ук түбән эш хакына эшләп, очын-очка ялгап яшәгән кешеләргә аеруча авыр.
    Ничә еллар дәвамында сөйләнеп килгән икътисад көрчеге менә килеп, бөтенләе белән ялмап алмакчы. Ирексездән, ил башлыгының 2015 елның декабрендә матбугат конференциясендә сөйләгән анекдоты искә төште. Сезнең дә хәтердәдер әле. Ул чакта президент 2014 елда билгеләнгән планнар буенча Русия икътисадына көрчектән чыгарга вакыт түгелме, дигән сорауга каршы моңсу гына көлеп: “Ике дус очрашкан. Берсе икенчесенең хәлен белешә икән. Тегесе: тормыш аклы-каралы, әле менә кара эз, ди икән. Бераз вакыт узуга кабат очрашканнар болар. “Ничек соң хәлләр, ак юлга чыктыңмы әле?” дип сорый икән дустыннан
    –Юк! Кара эздә! Ачыклануынча, теге вакыт ак булган, икән, дип җавап кайтарган, ди дусты.В.Путиннның сүзләрен цитата белән китергәндә :"Бездә әле шундыйрак хәлләр!”
    Эшсезлек Башкортстанда икътисади көрчекнең төп проблемаларының берсе булырга мөмкин. “Башкортстанда эшсезләр саны уннарча мең кеше исәпләнәчәк”, - ди белдерде Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыклары белән узган киңәшмәдә. Апрель башында ук Башкортстанда 3 374 кешегә эшсез калу куркынычы яный дип танылды,–дип билгеләп үтте хөкүмәт вице-премьеры — гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.
    "Хәзер барлык башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар эшсез калу куркынычы янаган республикадагы барлык кешеләр турында мәгълүмат алуда булышуы зарур. Монда бәланең масштабын аңларга кирәк. Минималь хезмәт хакы күләмендә ярдәм вәгъдә итәләр. Урал коэффициентын исәпкә алып, безнең республикада ул 13 949 сум тәшкил итә» — дип билгеләп үтте министр.
    «Без икътисадның эш урыны киметелгән һәр тармагында җавап бирергә тиеш. Кайдадыр пособиеләр ярдәм итәр, кайбер предприятиеләрне безнең дәүләт контрактлары аша саклап калу мөмкинлеге бар. Мин эшендә зур булмаган хезмәт хакы алган кешеләр кесәдә тиенсез үз-үзеңне изоляцияләү режимына киткәннәрен беләм. Күп гаиләләр өчен пенсия алучылар терәк булып калуын аңлыйм. Барысын да пенсионерлар иңнәренә салып булмый, шуңа күрә мин сездән халыкны эш белән тәэмин итүнең тулы программасын көтәм», - диде Башкортстан Башлыгы.
    Берләшкән дәүләтләр оешмасы коронавирусның хезмәт базарына нинди йогынты ясаячагы трында белешмә бирде. Югалтулар соңгы арадагы “иң масштаблы”сы булуы ихтимал.
    Иң өметле фаразлар ясаганда - 5,3 млн кеше, тискәре фаразлар буенча 24,7 млн кеше эшсез калачак. Чагыштыру өчен: 2008-2009 еллардагы глобаль көрчектә эшсезләр саны 22 млнга җиткән.
    Коронавирус белән эшсезлекне ни бәйли?
    Бу хәл кешеләр арасында гына түгел, инвесторлар, эшкуарлар, икътисадчылар арасында паника тудыра. Паника һәрвакыт сәүдә эшенә буталчыклык кертә һәм зур депрессиягә китерә. Дөньякүләм эчке тулаем керемнең (коронавирус контрольдән чыкса) елына 8-9% төшүе ихтимал.
    Иң зур югалтуны Сингапур, Гонконг кебек сәүдә хабасы булган һәм нефть җитештерүче илләр тоячак.
    Икътисади зыян эпидемиядән аз зыян күргән алга киткән илләргә азрак төшәр, чөнки аларга зыян күргән илләрнең капиталы керәчәк.
    Хезмәт базрында хәлләр 2021 елда гына җайлана башлавы ихтимал. Анда да кече һәм урта эшкуарлыкның бөтен тармаклары да үз эшләрен җайга сала алмаячак. Эпидемия беткәч тә, алар элеккечә канат җәеп эшли алыр, дип әйтеп булмый. Халыкка иң кирәкләре генә тернәкләнеп китәчәк. Бер сәгать эше өчен 4-5 мең акча алучы тату хезмәтләре, әйтик, күпләр өчен мөһим булырмы? Кече һәм урта эшкуарлыкка тотынган катламның язмышы ни булып бетәр, күз алдына да китерүе кыен...
    Эшсезлек белән хәлләр бөтен илләрдә дә охшаш. Америкада карантин башыннан ук атнасына 700 мең кеше эшсез кала килә.
    Бездә карантин режимнары чак кына йомшартыла башлады. Бу хәлләрдән тизрәк исән-имин чыгып, бөтен кешеләр дә сөенеп эш урыннарына бара алсын иде: “Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми!”
    Читайте нас: