Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 апрель 2020, 23:45

Бүген Халыкара бию көне

1982 елдан башлап, 29 апрельдә дөнья күләмендә Халыкара бию көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге гамәлгә куя. Ул “заманча балет атасы” - француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана.
Бәйрәмнең төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә Бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора.
Читайте нас: