Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 апрель 2020, 13:15

Язгы чәчү ничек бара?

Язгы чәчүне башка тармак кебек туктатып торып булмый.

Башкортстанда чәчү кампаниясе барлык районнарда дә үткәрелә, диде вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәк башлыгы белән оператив киңәшмәдә. 27 апрельгә 20 мең гектар җирдә чәчү эшләре башкарылган. Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 55 мең тоннадан артык минераль ашламалар һәм 20 мең тонна дизель ягулыгы әзерләнгән. Язгы чәчүне тәэмин итү өчен ташламалы кредитлар программасы буенча 7 миллиард сум акча тупланган.
“Беренче кварталда безнең авыл хуҗалыгы җитештерү индексы 5,4% ка артты. Бу озак вакыт булмаган, куанычлы күренеш. Без тармакка алдагы көндә дә булышачакбыз. Икенче кварталда саннарның башка төрле булачагы да аңлашыла. Ләкин хәзер безгә яхшы чәчәргә кирәк ",- диде төбәк башлыгы Радий Хабиров. Республика җитәкчесе икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү максатында икенче пакет чаралар әзерләүдә авыл хуҗалыгы тармагына булышуга аеруча игътибар бирергә кушты.
Читайте нас: