Кичә, 26 апрельдә, “Уральские авиалинии” авиакомпаниясе белән Дубайдан Уфага 117 Русия туристы кайтты. Шуларның 17се – Башкортстанда яшәүчеләр, дип хәбәр итәләр башкала аэропортының матбугат хезмәтендә.
Роспотребнадзор идарәсе белгечләре самолет бортында барысының да температурасын үлчәгәч кенә пассажирлар паспорт һәм таможня контроле үткәннәр.
Махсус рейс белән кайтучыларга республика тарафыннан кайнар аш, эчемлекләр һәм пледлар тарату оештырылган иде. Багажларын кулларына алу белән 34 пассажир 2 атналык карантинга Уфа янындагы обсерваторга юнәлде.
27 апрель иртәсендә исә Уфага тагы бер чит ил - Һиндстаннан - 162 турист кайтты. Шуларның 37се - безнең республика кешеләре. Бу махсус рейсның 50 пассажиры шулай ук обсерваторга урнаштырылды.
Берләшкән гарәп әмирлекләреннән кайткан 50 кеше эчке рейс белән Екатеринбургка очтылар. Гоадан кайткан 51 пассажир исә - Түбән Новгородка. Әйтергә кирәк, рейсларны хезмәтләндерү укуларда өйрәнелгән технология буенча оештырылды.
Күрше төбәкләр властьлары – Ырынбур, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан, Пермь өлкәсе – үзләренең туристларын өчен автобус ташулары оештырган.
Әлеге рейсны хезмәтләндергәндә аэропорт эшчәннәре шәхси саклану чаралару кулланды, дип хәбәр итәләр “Уфа” аэропортында.