Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель 2020, 14:30

2020 ел иң эссе ел булачакмы?

Гидрометүзәк рекордлы эссе ел фаразлый.

2020 ел иң эссе еллар бишлегенә керергә мөмкин. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә.
Биш ел рәттән температура күтәрелә,бу глобаль җылыну өчен хас дип билгеләп үтә Вильфанд.
"2020 ел җылылык буенча рекордлы булмаса да, иң эссе еллар буенча икенче яки өченче урында булачак. Югары температура булачагы - һичшиксез. 99% ихтималы белән ул иң эссе еллар бишлегенә керәчәк", — ди Роман Вильфанд.
Читайте нас: