Бүген “Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020” акциясе үтте.
Ул илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлгә бәйле беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды.
Диктантны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та язды. Акция башланыр алдыннан ул катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
“Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген башкорт теле буенча халыкара диктант язабыз. Мин дә катнашырга уйладым. Безнең өчен “Башкорт диктанты” проекты нык кирәк. Ул безне, беренчедән, берләштерә. Икенчедән, башкорт телен өйрәнергә яңа дәрт бирәчәк. Бу заманда без бергә булырга тиешбез. Барыгызга да уңышлар телим”, – диде ул.
Әйтергә кирәк, диктантны Башкортстанда гына түгел, ә ил төбәкләрендә, хәтта Үзбәкстан, Казахстан республикалары, Швейцария, АКШ, Германия, Испания, Эстония, Төркия, Кытайда да яздылар.
Оештыручылар программаны өчкә бүлде. Башкорт телен башлап өйрәнүчеләргә гади текст тәкъдим ителде. Телне яхшы белүчеләр өчен шактый авыр текст сайланган иде. Ә төньяк-көнбатыш диалектта сөйләшүчеләр өчен аерым текст булды.
Диктант текстларын шоумен Заһир Зәйнетдинов, телевидение алып баручысы Флүрә Мурзина һәм сатирик язучы Марсель Сәлимов укыды.