Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2020, 14:50

Кемнәр бүген диктант язды?

Ничек ул өйдә диктант язу?

Бүген “Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020” акциясе үтте. Ул илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлгә бәйле беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды.
Башкорт теле буенча халыкара диктант беренче тапкыр 2019 елда узган иде, анда 69 687 кеше катнашты. Аларның 3 511е онлайн-мәйданчыкларда язган иде. Ә быел диктантта катнашу өчен 67 меңнән артык кеше теркәлгән. Алар арасында Санкт-Петербург, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Киров, Мәскәү, Ноябрьск, Якутия һәм Краснодар крае вәкилләре бар. Шулай ук чит илдә яшәүчеләр дә диктант язарга теләк белдергән. Үзбәкстан, Казахстан республикалары, Швейцария, АКШ, Германия, Испания, Эстония, Төркия, Кытайдан катнашучылар бар.
Акциядә катнашу өчен bashkdictant.ru сайтында теркәлергә кирәк иде.
Диктант тексты “БСТ” телеканалы, "ВКонтакте”, "Instagram” социаль челтәрләре, “YouTube” каналы аша трансляцияләнде. Акциядә катнашучылар диктантны өйдә язды. Аннары текст язылган битне фотога төшереп, акция сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә генә кала. Кемнең мондый мөмкинлеге юк, алар [email protected] электрон почтасына яки WhatsApp +7(927)950-02-66 номерына җибәрә ала. Эшләр 26 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр кабул ителә.
Диктантта катнашучыларга акция сайтының шәхси кабинетларына яки электрон почта аша электрон сертификатлар җибәреләчәк.
Рәсми йомгаклар 30 көн эчендә сайтка урнаштырылачак.
Әйтергә кирәк, ил Президенты Владимир Путин әйтүенчә, җирле халыкның туган телләрен саклау гомум дөнья дәрәҗәсендә әһәмияле бурыч булып тора. “Бездә 200дән артык милләт вәкиле бердәм булып яши. Без моның белән горурланабыз. Җирле халыкларның тел, гореф-гадәт, яшәү рәвеше безнең гомум байлык булып тора. Алар Русиянең мәдәни, этник күптөрлелеген һәм байлыгын тәшкил итә”, – дигән иде ул халыкларның туган телләренә багышланган халыкара форумда.
Читайте нас: