Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2020, 12:15

Шул ук квадратларда...

Өйдә эшләү чыгымлымы?

Өйдә эшләү чыгымлымы?
Үзизоляция режимына күчеп эшләү күп гаиләләрнең бюджетын тагын бер яклап талады – кешеләр телекоммуникацион җиһазларга шактый акча сарыф итте. Үткән атнада (13–19 апрельләрдә) русиялеләр роутерлар, WiFi сигналын көчәйткечләр, үзара элемтә системасын булдыру чараларын сатып алды. Өйдә офис тудыру максатында товар сатып алучылар артты. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, русиялеләрнең мондый чыгымнары 45 процентка арткан, дип белдерә Сбербанк.
“Үзизоляция вакытында күпләр шәһәрдән читкә чыгып китте. Элек бу корылмалар сирәк кенә кирәк булса, бүген яшәгән өйләрдә офис ясарга туры килде”, – ди Telecom Daily генеральный директоры Денис Кусков.
–Күп фатирлы йортларда интернетны бер үк вакытта кулланучылар саны кискен арты. Кешеләр аның эшчәнлеген яхшырту өчен өстәмә җайланмалар урнаштыралар. Ай башында өйдә эшләргә җайлашу системасы берничә көндә ниләр кирәклеген күрсәтте, шул сәбәпле айның икенче яртысына телекоммуникацион товарлар сатып алучылар саны артты, – дип саный Кусков.
Өйдә эшләүчеләр аның бер кечкенә уңай ягын да белдерә – юлга акча һәм вакыт сарыф ителми.
Читайте нас: