Көнүзәк
22 Апреля 2020, 09:41

5 градуска кадәр салкынайта

Республикада алдагы көннәр салкын булачак, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк

23 апрельдән һава температурасы нормадан 3-5 ° ка кадәр түбән булачак. Арктик салкын һава төнлә һава температурасын 0, -5 °, көндез +1, + 7 ° ка кадәр төшерәчәк. Вакыты белән яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә. Чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ябышу, юлларда төнлә һәм иртә бозлавык булуы мөмкин. Аерым вакыт аралыгында җил көче секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк.
25 апрельдә, көндез һава температурасы +5, + 10 ° ка күтәреләчәк, республикада җылыта башлаячак. 26 апрельдән һава температурасының тагын да югарырак күтәрелүе көтелә. Бүген, 22 апрельдә, кайбер районнарда җил тизлеге 17−22 метрга кадәр артыр дип көтелә. Көннең икенче яртысында термометрлар + 7 ... + 12 градус күрсәтәчәк.
Читайте нас