Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 апрель 2020, 02:51

Уфа хакимияте карантинга ябылган, ди

Бу хәбәр чынмы, әллә ялганмы?

Башкала хакимиятендә беренче вице-мэр Салават Хөсәеновның коронавирус йоктыруы һәм мэриянең катгый карантинга ябылуына карата комментарий бирделәр.
Бу мәгълүматларны берничә телеграмм-канал тараткан. Алар хәтта шәһәр хакимияте бинасы ябык, хезмәткәрләрне пропусклар белән кертәләр дигән хәбәрләр язып чыкканнар.
Уфа мэриясендә бу хәбәрләрне инкарь итәләр, хакимиятнең штат режимында эшләвен дә ассызыклыйлар. Салават Хөсәенов бүген иртән үзизоляция шартларында торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә багышланган брифинг үткәрәчәк.
Әйткәндәй, мартта Радий Хәбиров коронавирус хакында фейклар таратучыларны эзәрлеклиячәкбез дип белдергән иде.
Читайте нас: