Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 апрель 2020, 23:55

“Тормыш, син шундый матурсың!”

Күп кайгылар күргән Испаниядән хат килде...

Күп кайгылар күргән Испаниядән хат килде...
El Pais чыганагы, Испания сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә нигезләнеп, соңгы тәүлектә илдә коронавирустан җан тәслим кылучылар саны артса да, зарарланучылар саны кимүен белдерде: “Узган тәүлектә – 430, аннан алдагы көнне 399 кеше вафат булды”.
Соңгы елларда шушы кояшлы илдә гомер итүче кадерле, олы йөрәкле укытучыбыз Роза апа Хәдимуллина өчен без борчылып тордык. Даими язышып, хәл белешеп торсак та, күңел тыныч түгел иде. Менә бүген укытучыбыздан сөенечле хат килде. Сер түгел, бу айлар бөтен дөнья кешеләрен якынайтты - кайгылар да, шатлыклар да уртакка әверелде. Күп хәсрәтләр кичергән испанлылар бүген ни хәлдә? Барысы да бу хатта язылган.
“Кадерле Алсу! Синең белән шатлыкларыбызны уртаклашасым килә – бездә карантин шартларын йомшарта башладылар. Хезмәткәрләр, төзүчеләр, хезмәтләндерү тармагы осталары акрынлап эшкә чыга башлады. Бик күп кешеләрне җимешләр һәм бакча җиләген җыюга җәлеп итәләр. Еллык ризык әзерләү сезоны башланды. Бу безне бик сөендерә.
14 марттан бирле 4 стена эчендә бикләнеп яттык. Гади кеше бәхетеннән мәхрүм калып, шәһәр урамнары буйлап, яр буйларыннан атлап үтәргә дә зар-интизар булып ятулары бик авыр иде.
Тагын шуны әйтим, 27 апрельдән балаларга да, чикле вакытка булса да, урамга чыгарга рөхсәт ителәчәк.
Әмма өлкән яшьтәге кешеләр әлегә өйдә кала.
Тагын бер шатлыклы хәбәр – Малагада соңгы тәүлектә коронавирустан үлүчеләр юк.
Андалусиядә һәм Испаниядә дә үлүчеләр саны кими. Бу һәркемгә зур өметләр өсти.
Тиздән, бик тиздән бу хәлләр үтәр. Май аенда тормыш элекке хәленә кайтыр, чөнки ил премьерының моңа кагылышлы карарлары бар.
Ә әлегә өйдә калабыз - Quedamos a la casa! Бу Испан гражданнарының бүгенге тормышының лейтмотивы. Шулай ук, безнең дә!
Испанлылар - бик ачык, алчак, дустанә, аралашучан халык. Һәм аларга социумнан аерылып яшәү – трагедия!
Мин бу көннәрдә аларның никадәр тәртипле булуларына сокландым. Изолциядә утыруга карамастан, алар үзләренә яклау биргән, хәстәрлек күрсәткән барлык хезмәткәрләргә - табибларга, полициягә, супермаркет эшчеләренә, автобус водительләренә һ.б. рәхмәт белдерәләр. Менә инде ай ярым шәһәр халкы һәр кичне, балконнарга чыгып, аларга алкышлый. Моны күзәтүдән минем күзләремә яшь тула дип әйтү, берни дә әйтмәүгә тиң. Клиникаларда да шул ук хәл.
Бүген 2020 елның 21 апреле. Урамда яңгыр ява. Бу эссе климатта яңгыр сирәк күренеш. Шуңа да бик тансык ул. Бүген ул безнең кайгыларны, хәсрәтләрне, куркуларны юып алып китәргә килгән. Бу сафлык, яңарыш һәм киләчәккә өметләр уятучы яңгыр!
Белмим, ул, мөгаен, чираттагы тапкыр айлар үткәч кенә килер. Ә бүген ул бик кадерле һәм мин урамга чыгып, шул тансык, кадерле, җаннарны юып сафландыручы, коеп яуган яңгыр астында басып тордым!
Ничек рәхәт! Тормыш, син шундый матурсың!”
Читайте нас: