Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 апрель 2020, 17:10

Чәчү яхшы темпта бара

Бүген кемнәр кырда?

Бүген кемнәр кырда?
Бүгенге көнгә республиканың 49 районы авыл хуҗалыгы техникасын басуларга алып чыкты. 15 муниципалитетта язгы чәчүгә төштеләр. Бүгенге көнгә 9 мең гектар җир чәчелгән.
Бу мәгълүматны БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Республика Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә белдерде.
Министр белдерүенчә, быел чәчү узган елдагы белән чагыштырганда икеләтә яхшырак темпта бара.
– Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралган шартларда санитар таләпләрне җитди саклап эшли, - диде вице-премьер.
Аграрийлар авыл хуҗалыгын кредитлаучы «Росагролизинг» ташламалы программасына активрак кушыла башлаган.
Бездә 47 районның хуҗалыклары, гомум алганда 1,2 млрд сумга гариза тапшырып, шул программага кушылган.
Радий Хәбиров авыл хуҗалыгына караган җирләрне дөрес һәм максатчан куллануны тикшерүне көчәйтергә кушты.
Читайте нас: