Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель 2020, 13:24

Су басу фаразлары акланмый

Язгы ташкын үсеше, һава торышының үзгәрүе белән дә бәйле.

Быел Уфа янында Агыйдел елгасының максималь күтәрелеше 700-800 см, Шакша тирәсендә Караидел елгасы - 750-850 см булыр дип фаразланган иде. Суның иң югары ноктасы апрельнең 20-26 нчы көннәрендә көтелә.
19 апрель мәгълүматларына караганда, Уфа янында Агыйдел елгасы дәрәҗәсе 401 сантиметр булган, тәүлегенә 25 см арткан. Шакша тирәсендә Караидел елгасы 415 сантиметрга (+16 см) күтәрелгән. Карның күп өлеше эрүен исәпкә алсак, су күтәрелү җитди булмаска һәм алдагы көннәрдә кимергә мөмкин. Елгаларның чагыштырмача аз күтәрелүе кар эрү вакытында һава торышының үзгәреп торуына бәйле булды. Җылы көннәрнең салкын көннәр белән алышынуы, кар катламының әкренләп эрүенә китерде, дым җиргә сеңде һәм елгалар аша түбәнгә төште. Нәтиҗәдә, су фаразланган күрсәткечләрдән түбән күтәрелде. Шулай ук, ташкын чорының гадәттәгедән иртәрәк үтүе турындагы фараз тормышка ашмады. Уфада, тулаем алганда, Башкортстанда быел яз, җитди су басу күзәтелмәс дип нәтиҗә ясарга була.
Читайте нас: