17 апрельдән алып Башкортстанга Таиландтан кайткан 68 уфалы башкала янындагы обсерваторда ике атналык изоляциядә яшиләр.
Хәтерегезгә төшерәбез, алар барысы да Бангкоктан махсус рейс белән кайтарылды.
Обсерваторда һәр гаилә аерым номерда яши. Бүлмәдән чыгу тыелган, ярый әле балкон бар, ул коткара, диләр туристлар. Әйткәндәй, обсерваторда яшәгән спортчы Роберт Кадыйров көн саен балконда пробежкалар оештыра икән. Күршеләр белән дә аралашырга ярамый. Моның өчен ватандашларыбыз мессенджерда чат булдырган.
“Иң авыры — балаларны бикләп тоту. Тышта ямьле, әмма чыгу тыелган. Бүлмәдә спорт белән шөгыльләнәбез, тренировкалар буенча онлайн-чат оештырдык, телевизор карыйбыз, интернетта утырабыз. Бүлмәдән бүлмәгә китаплар бирергә дә рөхсәт ителми. Безгә нибары җимешләр һәм минераль су китерергә була. Тәүлегенә 24 сәгать бүлмәдән чыкмыйча яшәү бик авыр, хәтта үз туганнарың белән булса да”, — дип сөйли бер турист обсерватордагы көнкүреш хәлләрен.
Әйткәндәй, махсус рейс белән кайтарылган барлык уфалылардан да аэрпортта ук коронавируска анализ алганнар. Анализлар нәтиҗәләре әле билгесез.