Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель 2020, 15:23

Авылда эшче куллар җитешми

Башкортостан Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Авылда эш күп” акциясен башлап җибәрде.

Бүген Башкортостанның авыл хуҗалыгы предприятияләрендә эшчеләргә ихтыяҗ 1,5 мең кешедән артып китә.​​ Аерым алганда: 477 механизатор, 215 водитель, 101 үсемлек селекционеры, 184 терлекче, 214 савучы- оператор, 186 комбайнер җитешми. Шуңа күрә Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы флешмоб оештырып җибәрде. Бу республикада яшәүчеләргә, авылда чыннан да эшчеләргә мохтаҗлык барлыгын күрсәтүнең бер ысулы. Акция кысаларында, авыл хуҗалыгы предприятияләре вәкилләре фотолар ярдәмендә кирәкле белгечләр, эш шартлары һәм тәкъдим ителгән өстенлекләр турында аңлатмалар бирәләр.
Төбәк аграр министрлык акциясенә беренче булып, Таврос компаниясе җавап биргән. Әлеге оешма эченә кергән “Башкортстан ит компаниясе”нә ветеринар, агроном һәм хайваннарны карау операторлары таләп ителә. Компания тотрыклы хезмәт хакы, даими кайнар аш, үз белгечлеге буенча белем күтәрү, карьера үсеше вәгъдә итә.
Читайте нас: