Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2020, 15:57

Эшсез тормыйлар

Сибай шәһәрендә урамнарны аутсорсинг компанияләре җыештыра башлаган.

Сибай шәһәрендә урамнарны аутсорсинг компанияләре җыештыра башлаган.
Үзизоляция режимында яшәгәндә Сибайда бөтен өмәләрне һәм “чиста атнакичләрне” туктатканнар. Әмма, шәһәрнең хакимият башлыгы Рөстәм Афзалов әйтүенчә, Сибай көннән-көн чистара, матурлана: торак-коммуналь хезмәтләренә ярдәмгә аутсорсинг компанияләрендә эшләгән 160лап хезмәткәрне җәлеп иткәннәр.
“Ихата, биналарда җыештыручы булып эшләүчеләр, вахтерлар әлеге вакытка кадәр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хезмәт иттеләр. Әле дә алар эшсез тормый – биналарда косметик ремонт ясыйлар, территорияләрне чистарталар”, – дип бәян иткән хакимият башлыгы.
Читайте нас: