Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2020, 11:44

Без башкаларга үрнәк күрсәтә алыр идек

Публицист Шамил Вәлиев Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән алып барылган көрәш алымнары Русия өчен файдалы, үрнәк булыр иде, дип саный.

Публицист Шамил Вәлиев Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән алып барылган көрәш алымнары Русия өчен файдалы, үрнәк булыр иде, дип санавы турында язган. 17 апрель көнне Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинга видеоселектор киңәшмәсе вакытында төбәктәге хәлләр турында хисап тотты.
Радий Фәрит улы илбашлыгына нинди медицина учреждениеләре төзелү, аларның профильләрен үзгәртү, хастаханәләрне җиһазландыру, урындагы икътисадка һәм эшкуарлыкка ничек ярдәм итүләре турында бәян итте.
Башкортстан – Русиядә зур субъект. Халык та күп яши. Шуңадыр да без илдә беренчеләрдән булып коронавирус белән авыручыларның беренче дулкынын кабул иттек. “Безнең тәҗрибә күп төбәкләр өчен файдалы булыр иде”, - дип язды Шамил Вәлиев.
Читайте нас: