Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2020, 15:31

Үзизоляциядә рәхәтләнеп яшәр өчен күпме акча кирәк?

Бу хакта “Известия” гәзите яза.

SuperJob сервисы үткәргән сораштыруда русиялеләр үзизоляциядә өйдә рәхәтләнеп утырыр өчен кемгә күпме акча кирәк икәнен әйткәннәр. Бу хакта “Известия” гәзите яза.
Сораштыруда күренүенчә, үзизоляциядә рәхәтләнеп утырыр өчен статистика буенча урта хәлле русиялегә аена 80 мең сум акча җитә. Ә менә хатын-кызлар үзләре генә талымсызрак икән — аларга 70 мең сум акча да җитә, ди. Ирләрне аерым алганда, алар 90 мең сумга риза, ди.
24 яшькә кадәрге русиялеләр өчен теләгән сумма уртачадан кимрәк булып чыккан — 60 мең сум. 45 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр үзизоляциядә иркенләп “ятар” өчен 92 мең сум акча җитәр иде, ди.
Өмет иткән акчалар дәрәҗәсе керем дәрәҗәсе белән бергә үсүен дә искә алырга кирәк. 30 мең сумга кадәр керемле булганнар үзизоляциядә 63 мең сумга якын акча җитә, дип белдергән. 80 мең сумнан югарырак хезмәт хакы алучыларга 116 мең сум акча кирәк, ди. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы респондентлар өчен бу сумма 100 һәм 85 мең сум акча тәшкил итә. Төбәкләрдә исә — 80 мең сум.
Сораштыруны 6-14 апрель көннәрендә 437 торак пунктта 2,5 мең респондент арасында үткәргәннәр.

Ай-һай, җәмәгать, мондый суммалар безнең төшкә кергәне дә юк бит!

Нүжәли русиялеләр шулкадәр бай яши икән?!
Читайте нас: