Башкаланың Калинин районындагы биш бакча һәм бер йорт территориясе кар эрү һәм җир асты сулары күтәрелү сәбәпле су астында калган. Бу турыда Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Тагын бер су баскан урын Федоровка микрорайонында теркәлде. Ул Уфаның Эзләү-коткару бүлеге көче белән тиз арада бетерелгән. Монда бакчаны һәм шәхси йорт территориясенә килүче юлларны су баскан. Дим районында, Агыйдел елгасындагы су дәрәҗәсенең көн саен артуы аркасында, “Козарез” һәм “Альбатрос” күмәк бакчаларына алып барган юл янында күл хасил булган. Хәзер аның озынлыгы якынча 230 метр, тирәнлеге 25 см.
“Уфаның Гражданнарны яклау бүлеге хезмәткәрләре көн саен су дәрәҗәсенә мониторинг үткәрәләр. Су торак биналарга куркыныч тудырмый. Ташып китүдән бакча берләшмәләренә кадәр ара берничә йөз метрдан артык. Уфада су басу хәле контрольдә тотыла”, - дип билгеләп үтте идарәнең матбугат хезмәте.