Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2020, 13:48

Совет районы хакимияте хезмәткәрләре дә — “удаленка”да

Вакыйга җитди контрольгә алынган.

11 апрельдә Уфаның Совет районы башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин югары тән температурасы һәм салкын тию билгеләре белән больничныйга китте. Аңардан коронавируска анализ алганнар. Әле нәтиҗәсе билгеле түгел.
Совет районы хакимияте исә — “удаленка”да. Хакимият хезмәткәрләре үз вазифаларын һәм бурычларын өйләреннән торып башкаралар.
Мондый очракта тиешле барлык санитар-профилактика чаралары да күрелгән. Район хакимияте территориясендә дә, бинасының барлык кабинетларында дезинфекцион эшкәртү үткәрелгән.
Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре составында Совет районының штабы булдырылган. Аны Уфа хакимияте башлыгының урынбасары Рөстәм Газизов җитәкли.
Вакыйга җитди контрольгә алынган.
Читайте нас: