Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2020, 11:01

Пасха бәйрәмен өйдә каршыларга туры киләчәк

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон республикада яшәүче православие динен тотучыларга мөрәҗәгать итте.

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон 11 апрельдә Башкортстанда бөтен православие чиркәүләрен ябу турында карар иткән иде.

Кичә ул республикада яшәүче православ динен тотучыларга мөрәҗәгать итте һәм хасил булган коронавирус белән бәйле хәл аркасында чиркәүләргә йөрмәскә чакырды, хәтта Пасха бәйрәмендә дә дини кагыйдәләрне өйдә генә башкарырга тәкъдим итте.

Бәйрәм хезмәтләре ябык чиркәүләрдә дин әһелләре катнашлыгында гына үтәчәк.
Митрополит Никон барлык дин әһелләрен һәм республиканың православие динендәге вәкилләрен “тыныч булырга һәм сынауларны Аллаһы Тәгаләдән кабул итәргә” чакырды.

Чыганак: ufa.kp.r

Фото: eparhia-ufa.ru

Читайте нас: