Илдә имбирьгә хаклар тотрыклана башлаган. Бу турыда федераль монополиягә каршы хезмәттән хәбәр иткәннәр.
Үземнең дә бер атна элек имбирьнең хакы 2500 сум торуын күреп күзем шакмакланган иде. Ике көн элек кенә 700 сумга сатуларына шаһит булдым.
Федераль монополиягә каршы хезмәттә әйтүләренчә, мондый хәл намуссыз алыпсатарлар аркасында килеп туган. Кайбер кибетләрдә имбирьгә сорау арткан һәм аның хакын 3-7 мең сумга кадәр күтәргәннәр.
Федераль челтәрләр хакын 400 сумнан 700 сумга кадәр күтәреп имбирьгә булган дефицитны юкка чыгаруга ирешкән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусны профилактикалауда имбирьнең бернинди файдасы да булмавын әйтте. Лимонлы чәйнең дә, имбирьнең дә коронавирусны дәвалаганда файдалы булуын әле исбат итмәгәннәр, ди.