Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2020, 23:54

Коронавирусны авыр кичерүчеләр 5 атна буена чир йоктырырга сәләтле

Гәрчә алар терелеп чыксалар да.

Яңа коронавирус инфекциясеннән терелгән, әмма моңа кадәр авыр хәлдә булган пациентлар пневмония билгеләре беткәч тә 5 атна дәвамында тирә-яктагыларга чир йоктырырга сәләтле.
Бу хакта Санкт-Петербургның Пастер исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының инновацион эшләр буенча директор урынбасары Александр Семенов хәбәр итте.
“Пациент катлаулы хәлдә никадәр озаграк була, ул тирә-якка шулкадәр озаграк вирус бүлеп чыгара, ягъни терелгән, әмма моңа кадәр авыр хәлдә булган авырулар пневмония билгеләре беткәч тә 5 атна дәвамында тирә-яктагыларга чир йоктырырга мөмкин”, — ди ул Наилә Аскер-Заденың “Россия-1” телеканалында күрсәтелгән “Куркыныч вирус-2” тапшыруында.
Семенов шуны да өстәде, кытайлы тикшеренүчеләр Кытайда коронавирус эпидемиясе вакытында 20-25% очракларда кешеләрнең чирләве катнаш инфекция йоктырудан (мәсәлән, COVID-19 һәм сезонлы грипп) гыйбарәт булуын ачыклаган.
“Әгәр кеше иммунитеты грипп вирусы белән көрәшергә әзер икән, моның өчен нәтиҗәле вакцина бар, бу очракта ул коронавирус инфекциясен дә җиңелрәк кичерәчәк, чөнки аңа ике түгел, ә бер генә дошман белән алышырга туры киләчәк”, — дип аңлата ул.
Читайте нас: