Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2020, 11:26

13 апрельдән элекке режимга кайтачакбыз

Ай-һай, ахыры хәерле булсын...

1 апрельдән Башкортстан территориясендә алкоголь эчемлекләр сатуга кертелгән өстәмә чикләүләр республика Башлыгы тарафыннан бетерелгән. Законның элекке башкарылуына төбәк дүшәмбедән, 13 апрельдән кайтачак.

“Алкогольне берәмләп сатканда, шул исәптә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә дә, “Башкортстан территориясендә этил спирты әйләнешен һәм аны җитештерү өлкәсендәге эшчәнлекне җайлаштыру, алкоголь һәм спиртлы продукцияне куллануны чикләү хакында”гы законга ярашлы оештырылачак”, — дип хәбәр итәләр Ак йортның матбугат хезмәтендә.

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада югары әзерлек режмы кертелү белән Радий Хәбиров алкоголь эчемлекләр сатуны кичке 18.00дән иртәнге 10.00га кадәр тыю хакындагы указны имзалаган иде.
13 апрельдән исә алкоголь продукциясен элеккечә — иртәнге 10.00дән кичке 22.00 сәгатькә кадәр —сатып алырга мөмкин булачак.
Читайте нас: