Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 апрель 2020, 14:21

Язгы хәрби чакырылышта үзгәрешләр

Мәктәп тәмамлаучыларны армиядән кичектереп торачаклар.

Бу язда мәктәпне тәмамлаучыларны хәрби хезмәткә чакырудан азат итәчәкләр. Бу хакта Кораллы Көчләрнең Генераль Штабы начальнигы Валерий Герасимов хәбәр итте.
"Чакырылыш чараларына барлыгы 650 меңнән артык кеше чакырыла. Комиссия үткәннән соң 135 мең кеше хәрби хезмәткә озатылачак. БДИ тапшырырга тиешле мәктәпне тәмамлаучылар, быел яз хәрби хезмәткә чакырылмаячак", - дип хәбәр итә Генераль штаб башлыгы.
Герасимов сүзләренә караганда, колледж һәм югары уку йортларының соңгы курс студентлары чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң ук хәрби комиссариатларга чакырылачак. Агымдагы елда хәрби хезмәткә, башлыча алар сайлап алыначак.
Башкортстанда хәрби-табиб комиссияләре 12 апрельдән эшли башлый. Армия сафларына озату 20 майдан соң башкарылачак. Хәрби частьләренә бару белән алар 14 көнлек карантин узачак.
Читайте нас: