Бүген Республика Башлыгы тиешле органнарга тиздән бәйрәм ителәсе Пасхага кешеләрнең гыйбадәтханәләрдә җыелмауларын тикшерергә йөкләмә бирде.
Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, бу хакта республика руханилары белән алдан сөйләшенгән инде. “Догалар укырга, төрле ритуалларны өйдә дә башкарырга була, минем үтенеч — чиркәүләрдә җыелмагыз”, — диде ул.
Радий Хәбиров фикеренчә, коронавирус эпидемиясе вакытында гыйбадәтханәләрдә күпләп җыелышу чирнең таралуына китерергә мөмкин.
Быел Пасха 19 апрельдә билгеләнә.
Коронавирус инфекциясенә килгәндә, бүгенге мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 22 кеше аны йоктырган. 5 кеше терелгән.