Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 апрель 2020, 23:15

Эшкуарлар очрашуы үтәчәк

«Бизнес-изоляция: вызовы и решения» онлайн-конференциясе 9 апрельдә 16.00 сәгатьтә башлана.

«Бизнес-изоляция: вызовы и решения» онлайн-конференциясе 9 апрельдә 16.00 сәгатьтә башлана.
Конференциянең максаты – икътисади кризис көрчегенә эләгеп, бизнесларына зыян килгән республика эшкуарларына мәгълүмати ярдәм күрсәтү. Онлайн-конференциянең төп бурычы – оешма җитәкчеләренең һәм милекчеләренең кризис чорында үсү, белемнәрен камилләштерү, предприятиеләрнең кризистан чыгу вариантларын эзләү, киңәшләшү, фикер алышу өчен төрле тармак эшкуарлары белән турыдан-туры диалог булдыру һәм илнең алдынгы эшкуарлары белән ассоциацияләренә төрле яклап ярдәм итү.
Онлайн-конференциядә төрле өлкә эшкуарлары үзләренең эш хәлләре һәм бүгенге икътисади шартларда уңышлы эшләү серләре белән уртаклашачак, хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирәчәк.
Конференция форматы төрле тармакларда бизнесларын алып баручы илнең эре эшкуарлары һәм экспертлары белән турыдан-туры диалогны күз уңында тота.
Конференция спикерлары – БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров, РФ Икътисади үсеш министрлыгының инвестицияләр сәясәте һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Таһир кызы Арсланова, «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Бакальчук Татьяна Владимировна, шулай ук башкалар катнашачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фото: human-synergistics.com.au
Читайте нас: