Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләренә хакимиятләр эше графигын түрәләр тик утырмаслык итеп төзергә йөкләмә бирде.
“Иң кирәклрәен генә калдырыгыз”,— дип ассызыклады ул.
Калган чиновникларны ул бер файдасызга эш урыннарында утырмасыннар өчен өйләренә кайтарып җибәрергә кушты. “Ял да итсеннәр, режимны да бозмасыннар”, — дип белдерде республика Башлыгы.
Үзизоляциягә килгәндә исә, Радий Хәбиров кабул ителгән режимны гамәлдәге ( ягъни үткән) һәм бу атнада дәвам итүне күз уңында тотарга кирәк, коронавирус йогуы таралуга бәйле хәлләр үзгәрергә дә мөмкин, бәлки, режимны йомшартырга да туры килер, диде ул.
Әйткәндәй, Башкортстанда өченче тәүлек рәттән коронавирус йоктыручыларның яңа очраклары теркәлмәгән. COVID-19-ны йоктыручылар саны элеккечә — 10 кеше. Шикләнелүчеләр саны — 89. Шуларның 12се — балалар. “Таҗлы” вируска барлыгы 8 475 тест ясалган.
Русия буенча гомумән алганда узган тәүлектә 954 яңа коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. Шулай итеп, коронавируслы авырулар саны ил буйлап 6 343 кешегә җитте. Шуларның 47се якты дөнья белән хушлашкан. 406 кеше терелгән.