Ераклардан, ераклардан кайта казлар туган якларга!
Кыр казлары кайта! Кат – кат чылбыр булып, һаваларны иңләп кайта алар! Иңнәрендә канатлары булгач, алар тагын кайттылар. Я, Ходай, никадәр күп икән бит алар!..
Туган җирләрен зарыгып сагынып, көтү-көтү булып, талпынып - талпынып кайталар!..
Ни гаҗәп, һаваларда тимер кошлар сирәгрәк очкангамы әллә быел алар шулай бергә, курыкмыйча, качмыйча, зәңгәр күкне иңләп кайттылар. Киек казлар табигать ананың иркәләвен, курчалавын тоямы әллә?
Күңелгә ирексездән Рафаэль Сафинның шигыре искә төште -әллә соң безгә тынычлык, ирек яулап, туган якларына кайта алмый калган солдатлар кошлар булып 75 елдан соң кайтамы?..
Өндә түгел, төштә күрдем аны:
Язгы таңның сызылып атканын,
Көмеш чылбыр булып, төзелешеп,
Кыр казлары очып кайтканын.
Җир ямь-яшел иде, күк - зәп-зәңгәр.
Шундый якты, суык яз иде,
Җиргә, күккә - төпсез зәңгәрлеккә -
Бак та акылыңнан яз инде.
Шундый якты, суык яз иде!
Кыр казлары очып килә иде,
Таң нурына манчып түшләрен...
Нигә әле шул төш онытылмый,
Онытылганда башка төшләрем?
Кыр казлары очып килеп төште
Тыныч күл буена - таллыкка.
- Саумысыгыз, казлар! - дигән идем...
- Саумы, якташ! - дигән тавышка
ышанмыча торам.
Минем алда казлар түгел иде, - солдатлар.
Түшләрендә чыңлый медальләре,
Шинельләрен төреп алганнар.
- Саумы, туган! - диләр, -
Безне, - диләр, - онытмадымы әле якташлар?
Исәннәрме әле? Без бит, - диләр,
- Яуда үлеп калган солдатлар.
Җир уянган чакта ничек итеп
Йоклап ятарга соң кабердә.
Кыр казлары булып туган якка
Кайтып төштек менә хәзер дә.
Бу видеоны Яңавыл районы Истәк авылында төшергәннәр дигән хәбәр килде безгә. Рәхмәт сезгә, дуслар!