Чит илдән кайта алмый калган русиялеләр социаль ярдәм алачак. Өлкәннәр өчен бу сумма тәүлегенә 2400 сум тәшкил итсә, 14 яшькә кадәрге балаларга 1600 сум бүленәчәк.
Русия гражданнарына ярдәм күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәте белән билгеләнгән. Документ рәсми сайтта бастырылган.
Ярдәм алу өчен Русия гражданнары бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон гариза тутырырга тиеш. Җаваплы ведомстволар документтагы мәгълүматларны тикшерәчәк, соңыннан махсус комиссия социаль ярдәм күрсәтү хакында карар чыгарачак.
Акчаларны 24 сәгать дәвамында күчерү планлаштырыла. Гаризада гражданин Русия авиакомпаниясенең теләсә нинди рейсы белән туган якка кайтырга риза икәнлеген яза. Баш тарткан очракта ярдәм күрсәтү туктатыла.