Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 02:35

Уфалылар тәртипле генә өйләрендә утыра

Шулай дәвам итик, җәмәгать. Бүгенге көндә кулыбыздан килгән иң гади эш шул бугай...

Уфалылар тәртипле генә өйләрендә утыра һәм өлгеле рәвештә үзизоляция режимын үти.
Бу хакта шәһәрнең автоматлаштырылган кеше йөзләрен таный торган видеокүзәтү системасы сөйли. Интернет трафигының үзгәрүе дә (өйдәге интернетны күбрәк куллану ягына табан), банк һәм транспорт карталары аша транзакцияләр саны кимүе дә — моңа мисал.
БРның Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Алга” транспорт картасы буенча башкарылган транзакцияләр саны 30 мартта (анда әле үзизоляция режимы кертелмәгән иде) 3 тапкырга кыскарган. Ә соңгы тәүлектә — 6 тапкырга. Бу шәһәр халкының җәмәгать транспорты белән шактый сирәк йөрүе хакында сөйли.
Яндексның үзизоляция индексы буенча Уфа Русиянең иң тәртипле миллионлы шәһәрләренең өчлегенә кергән. Башкалабыз үзизоляциягә киткән Казан һәм Түбән Новгород шәһәрләре белән янәшә тора. Ягъни бу шәһәрләр урамнарында беркем йөрми диярлек.
Читайте нас: