Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 04:18

Уфа кешесен тотканнар да инде

Пандемия чорында урамда йөргәне өчен ул штраф түләячәк. Суммасы бәләкәй түгел.

2нче апрельгә каршы төндә Уфада рейд вакытында полиция хезмәткәрләре Затон бистәсенең Летчиклар урамында 33 яшьлек ирне тоткан. Пандемия чорында урамда йөрергә яратучыга карата хокук бозганы өчен протокол төзелгән. Полиция хезмәткәрләренең материаллары судка җибәрелгән.


Ир үзизоляцияләү режимын бозуда гаебен таныган. Төнге сәфәре өчен аңа 15 мең сум күләмдә штраф билгеләнгән.
Читайте нас: