Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 11:44

Ә сезнең подъездда дезинфекция үткәрделәрме?

Мәкерле чиргә каршы көрәштә төрле чаралар кулланыла.

Республиканың барлык муниципалитетларының да күп фатирлы йортлары подъездларында дезинфекция эшләре оештырылган.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында БРның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаев белдерде.
2 апрель көненә 47 740 подъездның 34 288ендә дезинфекция үткәрелгән. Дезинфекция үткәрүче хезмәткәрләр ике пардан ким булмаган пирчәткә, ике чиләк һәм ике чүпрәк (идән өчен — аерым, стена, ишекләр, ишек һәм тәрәзә тоткалары, култыксалар, домофон өчен — аерым) белән тәэмин ителгән булырга тиеш”, — диде ул.
Подъездлар җыештыру графигы күп фатирлы йортлар идарәсе килешүендә билгеләнгән. Компанияләр эшчәнлеге контролен Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты башкара.
Чүп түгү графигы күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да үзгәрешсез кала бирә. Барлык төбәк операторларына да бу эшне көчәйтү максаты куелган. Юридик шәхесләргә килгәндә, каты коммуналь калдыкларны чыгару контейнерлар тулу белән оештырылачак. Бу күп кенә оешмаларның әлеге вакытта “удаленка”да эшләүләре белән бәйле, дип аңлатты министр.
Читайте нас: