Бүген Уфа мэры Өлфәт Мостафин хөкүмәттә үткән чираттан тыш киңәшмәдә уфалыларның үзизоляция режимын ничек саклаулары турында сөйләде.
Мэр әйтүенчә, үзизоляция режимын саклау дәрәҗәсен югары дип әйтергә булыр иде, әмма бүгенге көнгә аны бозучылар булган - 30 протокол төзелгән. Кичә дә, мәсәлән, бер кешене штрафка тарттырганнар – ул бер сәбәпсез җәмәгать урынында йөргән.
Уфа буенча хәрәкәтләнү өчен махсус пропусклар эшләнүе турында язган идек инде. Мондый пропусклар 6 мең 706 уфалы өчен әзерләнде. Шундый ук пропусклар “служебный” транспорт өчен дә бар – алары 1 мең 793.
Өлфәт Мостафин шулай ук хакимиятнең механизацияләнгән дезинфекциягә контракт төзиячәге турында әйтте – башкалада барлыгы 6 млн. квадрат метр мәйданны эшкәртү планлаштырыла. Бу эш алдагы атнада башланачак.