Көнүзәк
3 Апреля 2020, 13:44

Радий Хәбиров: Оятка калачакбыз

Республика Башлыгы медицина учреждениеләре җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.

Радий Хәбиров Русиядә коронавирус инфекциясенең күпчелек эпидемиологик учаклары медицина учреждениеләрендә кабына, андый хәлләр Башкортстанда да булырга мөмкин дип белдерде.
Сәламәтлек саклау системасындагы кайсыбер җитәкчеләр бу сорауларга җавапсыз караулары белән мин күзгә-күз очраштым инде. Сез минем кем хакында сөйләвемне беләсез. Минем бер үтенечем бар — кирәк булса, сәламәтлек саклау системасының барлык җитәкче һәм начальникларын җыегыз. Тагы да бер тапкыр аларга җитди җаваплылык турында сөйләгез. Чөнки дәваханәгә инфекция килеп эләксә, без аны ябабыз. Сез моны аңлыйсызмы? Мондый хәлләргә юл куйсак, Аллаһ сакласын инде, адәм хурлыгына калачакбыз. (...) Моны искә алыгыз, зинһар өчен”, — дип үгетләде төбәк җитәкчесе сәламәтлек саклау министры Максим Забелинны.
Хәтерегездә булса, моңа кадәр Радий Хәбиров Сибай белән Баймак халкы өчен кайгырды. Чөнки коронавирус инфекциясенең иң зур учагы анда булырга мөмкин. Ул Сибай берзаман “атар” дип куркуын белдерде.
Сибайда Чиләбе өлкәсеннән килеп ит саткан кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган дип язган идек. Моңа кадәр ул Берләшкән гарәп әмирлекләреннән кайткан булган.
Читайте нас