Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 09:15

Путин төбәк җитәкчеләренең вәкаләтләрен киңәйтте

Коронавируска бәйле хәл бар төбәктә дә бертөрле түгел.

Русия Президенты Владимир Путин 2 апрельдә коронавирус таралуга бәйле тагын бер тапкыр халыкка мөрәҗәгать итте.
Ул апрель тулысынча эшләми торган ай булачак, әмма хезмәт хаклары һәм эш урыннары сакланачак, дип хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, чир таралуга бәйле хәл төбәкләрнең һәрберсендә үзгә. Кайдадыр ул кискен, ә кайсыбер төбәкләрдә чир йоктыручылар бөтенләй теркәлмәгән. Шуңа коронавируска каршы чаралар да урыннардагы хәлне исәпкә алып кабул ителергә тиеш, диде Путин. Һәм шул уңайдан ул төбәк җитәкчеләренең вәкаләтләрен киңәйтте. Хәзер алар теләсә кайсы оешманың эшчәнлеген туктата, кешеләрнең генә түгел, транспортның да хәрәкәтен чикли ала.
“Төбәкләр атна ахырына кадәр кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү җәһәтеннән дә, икътисад һәм инфраструктураны тотрыклы итү уңаеннан да үз территорияләре өчен отышлы булган кисәтү чараларын билгеләргә тиеш. Алар, үзләрендәге хәлдән чыгып, нинди режим кертергә кирәклеге буенча карар кабул итәчәк”, – диде дәүләт башлыгы.
Башкортстан бу уңайдан коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимына кушылды: 31 мартта 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарны тулы үзизоляцияләү турындагы указы үз көченә керде.
Шул рәвешле, шәһәр һәм авылларның яшәеше өчен мөһим хезмәтләр күрсәтүчеләрдән башкалар барысы да өйдә булырга тиеш. Бу режимның кайчан тәмамланасы билгеле түгел.
Читайте нас: